Алабугада «Пир в мир» гастрофестивалендә дәмләмә әзерләделәр
Бәйрәмнең махсус кунагы Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов дәмләмәнең берничә дистә рецепты булуы турында сөйләде.
Тагын шимбә, һәм тагын бер гастрофестиваль. Бу юлы төп ризыкны мохтаҗларга ярдәм итүче «Кеше приюты» павильоннары челтәре шеф-поварының фирма рецепты буенча әзерләделәр.
Бәйрәмнең махсус кунагы Хәлим хәзрәт дәмләмәнең берничә дистә рецепты булуын сөйләде. Бу — теге яки бу халыкның традицияләренә һәм пешекченең шәхси өстенлекләренә бәйле.
Программаның тагын бер үзенчәлеге — бу юлы викторина барышында мунча-спорт комплексына («Кадыровские бани») бару өчен сертификат уйнаттылар. Моннан тыш, теләге һәм кәефе булганнар артистларга кушылып җырлый һәм бии алды, шулай ук электропаровозда йөрергә, яңа пешкән камыр ризыклары белән сыйланырга һәм ярминкәдә җирле җитештерүчеләрнең продуктларын һәм сувенирларын сатып алырга мөмкин иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев