Алабугада МХО катнашучыларының гаиләләренә ташламалар, эшкә урнашу һәм җир мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр
Алабуга оешмалары «Барс» яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен үзәкләштерелгән рәвештә кабул итте.
Белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына милек һәм юридик мәсьәләләр, ташламалар, эшкә урнашу, белем алу буенча консультацияләр бирделәр һәм адреслы ярдәм күрсәттеләр.
София мондый кабул итүгә беренче тапкыр, берьюлы берничә сорау белән килгән.
— Бу бик уңайлы, һәр документ артыннан аерым йөрергә кирәкми. Берьюлы берничә белгечтән ярдәм алырга мөмкин, — диде ул.
— Бу махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен генә түгел, безнең өчен дә файдалы, — дип билгеләп үтте Алабуга районының җир-милек палатасының җир мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Надежда Леонова. — Шуны да әйтергә кирәк, без гадәти вакытта да сугышчыларның туганнарына барлык мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәбез, хәтта кабул итү сәгатьләре булмаган көннәрдә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев