Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Мәдәният хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә күңелләре белән һәрчак яшь булган, иҗат итәргә һәм безне иҗатлары белән сөендерергә, яңа йолдызлар кабызырга әзер торучылар өчен зур бәйрәм концерты узды.

Бу көнне сәхнәдә Алабуга коллективлары һәм артистлары гына түгел, чакырылган кунаклар да чыгыш ясады: сәнгатьле сызгыру остасы, Удмуртия Республикасы Дәүләт опера һәм балет театры солисты Леонид Скороходов, шулай ук баянчы-виртуоз Рафаэль Салуков үз осталыкларын күрсәтте.
Җыелганнарны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева котлады.

— Сез — мирасны саклаучылар, миллионнарча кеше өчен илһам һәм шатлык иҗат итүчеләр. Сезнең хезмәтегез, талантыгыз һәм тугрылыгыгыз аркасында илебездә иң бай сәнгать яши: театрлар, музейлар, китапханәләр, фестивальләр һәм иҗади проектлар безнең тормышны мәгънәле һәм эчтәлекле итә.

Эльмира Әхмәдиева шулай ук тармак флагманнарына — мәдәният идарәсе, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә рәхмәт белдерде.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко билгеләп үткәнчә:

— Безнең хезмәтебез бу дөньяны яхшырак итәргә булышуын күргәндә, шәһәр халкы һәм туристлардан рәхмәт сүзләре ишеткәндә күңел шатлана. Биредә үсеп, безнең Алабуганы бөтен Татарстанга, Россиягә, хәтта дөньяга таныткан никадәр талантлы кешеләребез бар! Республика һәм район җитәкчелегенә безгә күрсәткән ярдәмнәре өчен бик рәхмәтлемен.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы директоры Людмила Рыбакова көллиятнең Алабуга районы өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен мәдәният кадрлары учагы булуын искә төшерде. Быел уку йорты үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә.

— Теләсә кайсы тармак кадрлардан — очраклы кешеләрдән түгел, ә үз эшен яратучы чын профессионаллардан башлана. Мәдәният — ул, беренче чиратта, матди кыйммәтләр түгел, ә иҗат, матурлык һәм талант. Сез кешеләргә матурлык бүләк итәсез, талантыгыз белән уртаклашасыз, күңел җылыгызны бирәсез. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Бу көнне «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» күкрәк билгеләре һәм ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгеләре, ТР Мәдәният министрлыгының һәм Алабуга районы башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының мәдәни мирас объектларын мониторинглау бүлеге мөдире Денис Кондрашин үз тәэсирләре белән уртаклашты:

— Район башлыгыннан Рәхмәт хаты алу — югары бәя, бу бик күңелле һәм көтелмәгәнрәк булды. Миңа бу турыда 1 апрель кичендә хәбәр иттеләр, мин моны хезмәттәшләремнең шаяруыдыр дип уйладым, ә иртән барысының да чынлап булуы ачыкланды.

Быел беренче тапкыр «Мәдәният учреждениесе хезмәткәрләрен номинацияләү» конкурсы узды. Алабуга районы башлыгыннан 20 000 сумлык сертификатларга мәдәният өлкәсендәге иң яхшы учреждениеләр һәм белгечләр лаек булды, шул исәптән «Елның авыл мәдәният йорты» номинациясендә Лекарево авыл мәдәният йорты җиңү яулады. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Яркова бу бүләкнең алар өчен зур мәгънәгә ия булуын сөйләде:

— Без моңа ирешә алуыбызга бик шат. Бу безнең бөтен коллективның зур хезмәте. Безнең тормыш бик тыгыз — узган ел гына да 247 чара үткәрдек. Без шулай ук рәссамнар эшләре күргәзмәсен дә оештырабыз, алар авыл халкы һәм күпсанлы кунаклар арасында зур кызыксыну уята.

Мәдәният идарәсеннән рәхмәт хаты алучылар арасында «Иллюзион» кинотеатрының мәдәни чаралар оештыручысы Елена Балитова да бар иде. Ул бер ел элек Түбән Тагилдан «Алабуга Политех» ка укырга кергән улы янына килгән.

— Яңа эш урынымнан сокланам — балачактан яраткан эшем белән шөгыльләнәм, коллективыбыз да искиткеч. Алабуга үзе дә миңа бик ошый — кечкенә, бик уңайлы һәм матур шәһәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев