Алабугада мәдәни мирас объектларын реставрацияләү проектларына инвесторларга 38 млн сум биреләчәк
Мондый ярдәм проектларны гамәлгә ашыруның башлангыч этабында финанс йөкләнешен киметергә һәм бизнесны тарихи биналарны торгызуга активрак җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Алабугада авария хәлендәге мәдәни мирас объектларын сатып алган эшмәкәрләр аларны торгызу өчен проект документациясен эшләү чыгымнарын каплый алачак. Инвесторлар белән очрашуда ярдәмнең яңа чарасы турында Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
Бу максатларга бюджеттан 38 млн сумнан артык акча җибәрелгән. Гущин аңлатканча, мондый компенсация стартта финанс йөкләнешен киметә һәм бизнесны тарихи биналарны коткару белән активрак шөгыльләнергә этәрә.
Татарстан һәйкәлләрне торгызу буенча алдынгы регионнар рәтенә керә, дип ассызыклады җитәкче. Соңгы ике елда гына да республикада 19 объект тәртипкә китерелде, тагын 20се реставрация процессында.
Комитет рәисе сүзләренә караганда, Алабугада «1 рубль за объект» программасы буенча ике ел эчендә авария хәлендәге биш бина сатылган инде. 2026 ел ахырына кадәр тагын бишесен гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев