Алабугада кайнар суны бирү кичектерелә
Бу — җылылык челтәрләрендә планлы һәм ремонт эшләре белән бәйле.
Алабугада ГВС ихтыяҗлары өчен кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итүне сүндерү дәвам итә. Бу хакта «Алабуга ПТС» җәмгыяте хәбәр итә.
2026 елның 1 июненнән 16 июньгә кадәр 8а, 9, 12 микрорайоннары (Т. Гыйззәт урамы — 16, 18, 20 йортлар; Тынычлык проспкты — 69, 71 йорт; Интернациональ урамы — 2а йорты), шулай ук Нефтьчеләр проспектындагы 49а йортында, «Девонский» бистәсендә кайнар су бирү кичектерелә.
Чикләүләр Т. Гыйззәт урамындагы ТК-4/12 дән ТК-5 кә кадәрге участокта магистраль җылылык челтәрләрен алмаштыру буенча планлы эшләргә бәйле.
Шулай ук 2026 елның 1 июненнән 5 июненә кадәр 4/1, 4/5, 6 мкр (Пролетар урамы — 12, 20 йортлар), 11 мкр (Тынычлык пр., 47/16-2 ввод;), 12 мкр, «Южный парк» кулланучылары өчен дә кайнар су бирү кичектерелеп тора.
Сәбәбе — опрессовка вакытында килеп чыккан аварияләрне бетерү буенча ремонт эшләрен үткәрү. Бу объектларга кайнар су эшләр беткәннән соң биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев