Алабугада «Ислам. Беренче адымнар» проекты кысаларында 34 кеше намаз укырга өйрәнде
Барлык катнашучыларга истәлеккә сертификатлар, йомшак намазлыклыклар һәм намаз уку тәртибен аңлата торган матур плакатлар бүләк ителде.
Рамазан аенда Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә «Ислам. Беренче адымнар» дигән проект яңадан гамәлгә ашырылды. Бу проект кысаларында теләге булган һәрбер кеше нибары 4 дәрес эчендә дөрес итеп намаз укырга өйрәнә алды. Дәресләрдә намазны дөрес уку серләреннән тыш, катнашучылар Ислам диненең төп нигезләре белән дә таныштылар. Проект елдан ел күбрәк кешене үзенә җәлеп итә. Быел анда 34 кеше катнашты.
Проект тәмамлангач, барлык катнашучыларга истәлеккә сертификатлар, йомшак намазлыклыклар һәм намаз уку тәртибен аңлата торган матур плакатлар бүләк ителде.
Фото: Җәмигъ мәчете
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев