Алабугада Җиңү көненә Хәтер мәйданында тагын ике бюст куелачак
Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек тулы көченә бара.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон билгеләп үткәнчә, Җиңү көнендә традицион хәрби парад һәм театральләштерелгән тамаша планлаштырылган. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, шулай ук шәһәрнең иҗат коллективлары аны әзерләүгә кереште инде.
Тантаналы митинг, геройлар бюстларына һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы бәйрәмнең әһәмиятле өлеше булачак.
Район башлыгы Россия Геройлары истәлеген мәңгеләштерү буенча йөкләмә бирде. 9 майга Хәтер мәйданында тагын ике бюст куелачак:
- Станислав Большаковка — РФ Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы;
- Александр Епанешниковка — Россия Герое.
Хәзерге вакытта Татарстан Рәссамнар берлеге белән бюстлар әзерләү буенча актив эш алып барыла.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 2100ләп азык-төлек җыелмасы тапшыру планлаштырыла. Аларны сугыш балалары, тыл хезмәтчәннәре, СВОда һәлак булганнарның гаиләләре алачак.
Җыелмаларны формалаштыруда «Эссен продакшн АГ» компаниясе катнаша.
5 апрельгә районда:
- 78 тыл хезмәтчәне;
- Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 19 тол хатыны;
- 27 икеләтә категорияле кеше (тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннар);
- 1600 сугыш чоры баласы яши.
Бу категорияләрнең һәркайсы район хакимиятенең аерым игътибары астында. Бәйрәм көннәрендә аларга матди ярдәм генә түгел, ә рухи ярдәм дә күрсәтеләчәк − аларны өйләренә барып бәйрәм котлаячаклар, тантаналы чараларга чакырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев