Алабугада яшүсмерләр арасында хокук бозулар мәсьәләсе каралды
Алабугада Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Киңәшмәдә прокуратура, полиция һәм мәгариф вәкилләре катнашты, аны район башлыгы Рөстәм Нуриев үткәрде. Фикер алышу өчен төп темалар 2025 ел нәтиҗәләре һәм 2026 ел башының борчулы тенденцияләре булды.
Балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе рәисе урынбасары Елена Мерзон хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Алабуга районында 20 493 балигъ булмаган бала яши.
— 2025 елда комиссия тарафыннан 245 административ эш каралды. Статистика тигез бүленгән дияргә була: 120 беркетмә ата-анага карата төзелгән, 125 − яшүсмерләрнең үзләренә карата, — дип сөйләде Елена Мерзон.
2026 ел башыннан комиссия каравына инде 30 эш килгән. Иң киң таралган хокук бозулар арасында — төнлә урамда йөрү (тыелган вакытта балаларның олылардан башка урамда йөрүе), исерек хәлдә булу һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозу.
Яшүсмерләрнең «төнге тормышына» чик кую өчен узган ел комиссия тарафыннан 119 уртак рейд үткәрелгән, быел тагын 6 рейд оештырылган. Бүгенге көндә 43 балигъ булмаган бала комиссиядә профилактик исәптә тора.
Полиция башлыгы Михаил Умнов докладының аерым блогы җинаятьләргә һәм җитди хокук бозуларга багышланган иде. Ул ассызыклаганча, комиссиянең бер генә утырышы да «руль артында яшүсмер» темасы буенча фикер алышмыйча узмый.
− 2025 елда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 73 балигъ булмаган машина йөртүче тоткарланды, шуларның 43 е — мототранспорт руле артында, — диде Михаил Умнов.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев, әлеге проблеманы шәрехләп, видеокүзәтү системасын активрак кулланырга тәкъдим итте, ул бүген бөтен шәһәрне диярлек колачлый.
Прокурор урынбасары Юрий Васильев җыелучыларның игътибарын җинаятьләрнең кабатлануына юнәлтте. Аның сүзләренчә, әгәр бер үк яшүсмерләр яңадан хокук боза икән, димәк, алар белән шәхси профилактик эш җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле үткәрелмәгән.
Мәктәпләрдә эшнең ничек алып барылуы турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Алена Балобанова сөйләде. Катнашучылар ассызыклаганча, бүген профилактика чаралары көчәйтелергә тиеш, чөнки җинаятьләрнең характеры үзгәрде. Балигъ булмаганнарны наркотиклар тарату һәм мошенниклык белән бәйле авыр җинаятьләргә җәлеп итәләр, анда яшүсмерләрне курьер ролендә кулланалар.
Фикер алышу йомгаклары буенча район башлыгы соңгы берничә елда балигъ булмаганнар белән булган хәлләр статистикасына җентекле анализ ясарга кушты. Бу йомшак урыннарны ачыкларга һәм эш планнарын төзәтергә ярдәм итәчәк.
— Балигъ булмаганнарның хокук бозулары белән бәйле вәзгыять һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә профилактиканың барлык субъектлары, прокуратура һәм эчке эшләр бүлеге арасында нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ирешелде. Комиссияне район башлыгы үзе җитәкләве, һичшиксез, бу эшне оештыруга аерым формат бирә, — диде Елена Мерзон утырыштан соң.
Ул шулай ук хәл итүне таләп итә торган берничә системалы проблеманы билгеләде. «Права» сы булмаган килеш транспорт белән идарә итүче балигъ булмаганнар санының артуы хакимиятне генә түгел, халыкны да борчуга сала. «Алар безнең тынычлыгыбызны, тыныч йокыга хокукыбызны боза, әмма иң мөһиме — балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч яный», — дип ассызыклады Елена Ефимовна.
Уку йортларында буллинг (җәберләү, кимсетү) проблемасы да кискен тора. Биредә, Елена Мерзон сүзләренчә, ата-аналар белән актив хезмәттәшлек итү зарур.
Бу утырышта каралмаган, әмма борчу тудыра торган аерым мәсьәлә − ул балаларның белем бирүнең гаилә формасына күчүе. «Аларның саны бүген кискен ноктага җитә, бу юнәлештә безгә дә эшләргә туры киләчәк», — дип йомгаклады КДН рәисе урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев