Алабугада яңа җитәкчеләр билгеләнде
Шәһәркүләм планеркада яңа җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары итеп Марат Рафаэль улы Гайсин билгеләнде. Ул 1987 елда Татарстан Республикасының Алексеевское бистәсендә туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын һәм Казан милли тикшеренү технология университетын тәмамлаган.
— Сезне үз сафларыбызда күрүебезгә шатбыз. Уңышлар юлдаш булсын, — дип теләде яңа җитәкчегә район башлыгы урынбасары Александр Косов.
Алабуга балалар йорты директоры итеп Андрей Николаевич Смирнов билгеләнде. Ул — безнең якташыбыз, 1970 елда Алабугада туган. Алабуга дәүләт педагогия институтын, шулай ук Мәскәү коммерция академиясен тәмамлаган. Андрей Николаевичның хезмәт тәҗрибәсе зур.
Моннан тыш, Александр Косов Алабуга үзәк район хастаханәсенең яңа баш табибы билгеләнүе турында хәбәр итте. Попов Александр Борисович үз вазыйфаларын үтәүгә кереште.
Элегрәк без Алабугага яңа баш табиб билгеләнүе турында язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев