Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа балалар бакчасы төзелә башлады

Тугаров урамындагы ике катлы бинаны 1 сентябрьгә төзеп бетерергә планлаштыралар.

Тугаров урамындагы балалар бакчасы мәйданчыгында актив эшләр бара. Район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, хәзер подрядчы ленталы фундаментны бетонлаштырырга әзерләнә — 12 метрлы субайлар салына.

Ике катлы бинаны 1 сентябрьгә төзергә планлаштыралар. Анда үз котельные, спорт мәйданчыгы һәм верандалар булачак. Төзелешкә республика бюджетыннан 500 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, ата-аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, актив озын гомер өчен шартларны үстерү — «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев