Алабугада «Гаилә автобусы» экспертлары 35 гаилә өчен консультация уздырды
Алабуга гаиләләре Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы «Гаилә автобусы: традицияләр — юлга!» дигән яңа социаль проектта катнашты.
Казан психологлары, табиблары, репродуктологлары һәм юристлары безгә махсус автобуста килделәр. Проект командасына районыбызның турыдан-туры гаиләләр белән эшләүче оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук дин әһелләре дә кушылды.
Очрашу «Барс» яшьләр үзәгендә узды. Бирегә җыелучыларны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон сәламләде.
— Еш кына без гаиләдәге мөнәсәбәтләр һәм балалар тәрбияләүге кагылышлы проблемалар тирән тамыр җәйгәч кенә очрашабыз. Ләкин гаиләләр бәхетле булсын өчен (хәтта алар тулы булмаган гаилә булса да), бу эшне барлык дәрәҗәләрдә дә комплекслы рәвештә алып барырга кирек, — дип ассызыклады ул.
Проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Крепкая семья» федераль проектының Татарстан буенча региональ координаторы Эльвира Әхмәтова тулырак мәгълүмат белән уртаклашты:
— Статистикадан күренгәнчә, гаиләләр бик күп сәбәпләр аркасында беренче һәм икенче бала табу турында озак уйлый. Бу һәрвакытта да финанс мәсьәләсе генә түгел, бу — ике ата-ананың да үз баласының тормышы һәм язмышы өчен җаваплылыкка әзер булуы, үзара аңлашуы һәм бер-берсенә хөрмәте дә. Ләкин иң мөһиме — балага дөньяга сәламәт булып туу мөмкинлеген бүләк итәргә кирәк, ә бу турыдан-туры ата-ананың тормыш рәвешенә бәйле. Безнең проект нәкъ менә шушы сорауларда ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Барс» үзәгендә үткән кабул итүгә Алабугадан 35 гаилә һәм әти-әни килде. Алар арасында Ксения Гошко да бар иде:
— Минем балама ике яшь. Сабыйның әтисе хәзер махсус хәрби операциядә, без аны бик көтәбез. Мин монда башка әти-әниләр һәм экспертлар белән аралашырга, үзем өчен яңа һәм файдалы нәрсәләр белергә дип килдем. Яшь әти-әниләргә бер-берсен кайгыртып яшәүләрен, тагын да күбрәк мәхәббәт, түземлек һәм сабырлык теләр идем.
«Гаилә автобусы: традицияләр — юлга!» проекты оештыручылары шәһәрләргә барып, лекцияләр, мастер-класслар, индивидуаль консультацияләр үткәрә, шулай ук социаль учреждениеләргә бара. Алга таба белгечләр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләрне проблемалы вәзгыять тулысынча хәл ителгәнче «озатып» барачаклар.
Әлеге башлангыч ТР Рәисе грантлары конкурсында җиңде һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистайда тормышка ашырыла.
Проектның бурычлары — гаиләләргә киң колачлы проблемалар буенча адреслы квалификацияле ярдәм күрсәтү, гаилә институтын ныгыту, әти-әниләрне һәм балачакны яклау, шулай ук сәламәт һәм гармонияле үсүче буынны тәрбияләүдә ата-аналарның ролен арттыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев