Алабугада Фазыл Шәех исемендәге IV Республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары узды
Конференциядә татар әдәбияты белән кызыксынучы сәләтле балалар үз эшләрен тәкъдим иттеләр, ә аларның укытучылары өчен осталык дәресләре оештырылды.
Мәктәптә укыган елларда фән белән шөгыльләнгән, конференцияләрдә һәм укуларда катнашкан балалар, минемчә, уку йортларына кергәч, күпкә әзер булалар. Алар инде кеше алдында чыгыш ясарга, үз фикерен әйтергә курыкмый, яңа мәгълүмат туплый һәм аны дөрес итеп башкаларга тапшыра белә. Бу күнекмәләр уку йортларына кергәч тә, олы тормышка чыккач та шактый ярдәм итә.
Нәкъ менә шундый балалар 15 апрель көнне Алабуганың 1нче гимназиясе —милли мәгариф үзәгендә Фазыл Шәех исемендәге IV Республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында катнашты. Бирегә Мөслим, Актаныш, Апас, Менделеевск, Чаллы якларыннан талантлы, татар әдәбияты белән кызыксынучы укучы балалар һәм аларның укытучылары җыелды. Укуларның әлеге этабына 56 эш сайлап алынган иде.
Искәрмә өчен. Бу Республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары — җирле шагыйребез Фазыл Шәех исеме белән атала. Әлеге конференция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Җыелган кунакларны һәм катнашучыларны гимназия директоры Гүзәл Әсләмова сәламләде:
— Без бүген сезнең матур чыгышларыгызны, шигырьләрегезне, проектларыгызны тыңларбыз. Укытучылар өчен без бик кызыклы һәм файдалы осталык дәресләре әзерләдек. Һәр катнашучыга уңышлар телим. Без дә яңа уй-фикерләр белербез дип ышанып калам. Килгән кунакларга да сүз биреп китәсем килә.
Чыннан да, конференциягә мәртәбәле кунаклар да килгән иде: «АМР башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ методисты Гөлшат Мәхмүтова, КФУның Алабуга институты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәридә Габидуллина, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова, Заманча этносәнгать музее мөдире Зилә Солтанова һәм ТРның атказанган мәктәп укытучысы Рафаэль Хәмитов. Алар һәрберсе конференциядә катнашучыларны сәламләделәр, секцияләр эшендә уңышлар теләп калдылар. Пленар утырыш кызыклы докладларга бай булды. Ә алга таба секцияләр мәртәбәле кунаклар җитәкчелегендә үз эшләрен башлап җибәрде.
Барлыгы 4 секция үз эшен алып барды:
- Җирле язучылар, шагыйрьләр һәм композиторлар иҗатын өйрәнү;
- Туган як шагыйре;
- Мәктәп музейларының рухиятне үстерү тәҗрибәсе һәм перспективалары. Җирлектәге тарихи һәм рухи традицияләр. Рухи-әхлакый кыйммәт буларак Ф. Шәех әсәрләре.
- Дөнья — яшь шагыйрь күзләре аша.
Шулай ук икенче катта урнашкан рекреациядә милли стильдәге брелок ясау серләренә төшенергә була иде.
Дүртенче секциядә яшь шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаша алды. Алар арасында 15 яшьлек Морт егете — Салават Хуҗин үзе язган «Сагыну» шигырен тәкъдим итте. Ул шигырьләрне 1нче сыйныфтан бирле язам ди, беренче шигыре кыш турында булган.
Һәр секциядә укучы балалар лаеклы чыгыш ясады. Алар бик яхшылап әзерләнгән, моның өчен аларның укытучыларына да рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки конференциягә фәнни эш әзерләү бик зур хезмәтне һәм тырышлыкны таләп итүче эш ул.
Укучылар жюри әгъзаларын үз тикшеренүләре һәм ачышлары белән таныштырган арада, аларның фәнни җитәкчеләре өчен бай программа әзерләнгән иде. Күңелсезләнергә бер секунд вакыт та булмады, бер-бер артлы кызыктан-кызык осталык дәресләре оештырылды. Мәктәп директорыннан үзенчәлекле мотивацион тренингтан башлап җибәрделәр, ул «Бәхетнең төсе нинди?» дип аталды. «Умырзаялы яз» дәресе — башлангыч сыйныф укытучысы Әминә Мусина укытучыларга кызыклы хезмәт дәресе үткәрде — биредә язның беренче чәчәге — умырзаяны кәгазьдә аппликация формасында ясадылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Мөбарәкҗанова «Серле төенчек» дип исемләнгән осталык дәресе үткәрде. Яулыктан бүген модада булган чүпрәк сумка ясау серләрен ачты ул. Җиңел генә төенчекләрдән ясалган сумка искиткеч матур һәм зәвыклы килеп чыга. «Голос за кадром: озвучка как инструмент закрепления лексики на уроках» дип исемләнгән осталык дәресен инглиз теле укытучылары — Венера Артамонова һәм Ләйсән Мөхәмәдова тәкъдим итте. Рус теле, татар теле һәм инглиз теле дәресләрендә кулланырга мөмкин булган әлеге алым, балаларга сөйләм телен үстерергә һәм лексиканы ныгытырга шәп ысул булып тора. Тарих укытучысы Динара Гранова һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резида Нафикова укытучыларны компьютер уеннары белән эшләү алымнарын тәкъдим иттеләр. Замана баласы бүген телефон һәм компьютер уеннары белән тыгыз бәйләнештә, шуңа күрә дәресне кызыклырак итү ысулы буларак аларны үз эшеңдә уңышлы куллану — шулай ук мөһим адым булып тора. «Путешествие в страну Гомера — автор поэм «Иллиада» и «Одиссея» осталык дәресе нәкъ менә шул проблеманы күтәреп чыкты. Бер-бер артлы барган дәресләрне хореография укытучысы Әлфия Галиуллина «Татар бию элементлары» дип исемләнгән мастер-класс белән тәмамлады. Биредә укытучылар, үз эшләрендә алга таба кулланыр өчен берничә гади бию хәрәкәтләренә өйрәнә алды.
Инде тулы бер букча мәгълүмат җыеп, биергә өйрәнеп, янәдән актлар залына җыелыр вакыт җитте. Биредә кунакларны «Фазыл Шәех безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция көтә иде. Һәм, әлбәттә, азактан җиңүче балаларны — дипломнар белән, катнашучыларны — сертификатлар белән бүләкләделәр.
Шундый югары дәрәҗәдә әзерләнгән конференциягә «афәрин!» дип кенә әйтәсе килә. Бу бит бик зур хезмәт! Барысын оештырырга, дәресләрне әзерләргә, һәр баланың күңелен күреп, аңарда алга таба да фән белән шөгыльләнү теләген кабызып җибәрергә — җиңелләрдән түгел. Әлеге зур эшкә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт әйтеп, алга таба да татар әдәбиятына шундый игътибар булыр дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев