Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада чисталык өчен кем җавап бирә?

Алабуга елдан-ел күбрәк кунаклар җәлеп итә. Шәһәрнең тарихи өлеше − аның урамнары, парклары, яр буе аеруча кызыксыну уята. Тиздән «Сәүдәгәрләр шәһәре» тарихи паркының үзәк урамы үзенең йөзен үзгәртәчәк, ул җәяүлеләр урамы булачак.

Әмма туристлар һәм алабугалылар күргән матурлык артында көндәлек хезмәт тора.

Павел Тараканов көн саен шәһәр пляжына килә. Ләкин ял итү өчен түгел — ир-ат монда тәртип урнаштыра. Без дә аны эш вакытында очраттык.

− Мин көн саен җыештырам. Бүген чүп-чар азрак, ә моңа кадәр өч көн күп булды. Пакетлар, буш стаканнар, капчыклар калдыралар. Нигездә чүп савытларына ташлыйлар, бу сөендерә, алар биредә җитәрлек. Хәзер газоннардан коры үлән җыям, — диде Павел.

Сүз уңаеннан, җыештырганнан соң коры үлән урынына яңа үлән чәчәләр. Шулай булгач, озакламый биредә яңа газон тишелеп чыгарга тиеш.

Быел шәһәр пляжын, шулай ук «Александр бакчасы» паркын, «Яшьләр» стадионын, Шишкин буаларын һәм Ленин мәйданын төзекләндерү белән «Сәүдәгәрләр шәһәре» муниципаль автоном учреждениесе шөгыльләнә. Бу учреждение эшенең төп юнәлешләренең берсе.

Директор вазыйфаларын башкаручы Владислав Пыченков сөйләгәнчә, "Сәүдәгәрләр шәһәре«нең ике төп бурычы бар. Беренчесе — шәһәрнең тарихи өлешен һәм идарәгә тапшырылган территорияләрне: паркларны, скверларны, җәмәгать урыннарын төзекләндерүне һәм карап тотуны контрольдә тоту. Көндәлек контроль алып барыла, чаралар оештырыла.

Икенче юнәлеш — туристлар агымын җәлеп итү һәм арттыру. Моның өчен тарихи өлештә чаралар үткәрелә, мәсәлән, шәһәр халкы һәм кунаклар инде яратып өлгергән «Пир в мир» гастрофестивале уздырыла. Шулай ук учреждение инвестицияләр җәлеп итү, җәмәгать туклануы һәм сәүдә объектлары санын арттыру белән дә шөгыльләнә.

Владислав Пыченков быел тарихи квартал урамнарын җыештыру, газоннарның торышын күзәтү, үлән кисү белән шөгыльләнүче подряд оешмасы белән килешү төзелүен өстәде. Моның өчен оешма яңа җиһаз — махсус тузан суырткыч сатып алган. Ул газоннарны карау өчен дә, урамнарны җыештыру өчен дә кулланылачак. Хезмәткәрләр штаты тулысынча җыелган. Кышын шул ук белгечләр кар чистартачак.

Әмма бу чисталыкны Алабуга халкы үзләре дә, аның кунаклары да саклап тотуы мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев