Алабугада чәчәкләр утырту дәвам итә
Алабугалылардан шәһәрне яшелләндерү элементларына сак караулары сорала: клумбаларны таптамаска, чәчәкләрне өзмәскә һәм кашполарны ватмаска.
Алабугада сезонлы чәчәкләр утырту дәвам итә. Шәһәр клумбалары, җәмәгать урыннары һәм урамнары акрынлап җәйге чәчәк композицияләре белән бизәлә.
Бу сезонда чәчәклекләргә барлыгы 20 меңнән артык чәчәк утырту планлаштырыла. Моннан тыш, шәһәр буенча 490га якын чәчәкле кашпо урнаштырылачак.
Алабугалылардан клумбаларны таптамауларын, чәчәкләргә аларны өзмичә һәм кашполарга зыян китермичә генә сокланырга чакыралар. Мондый гамәлләр шәһәрнең тышкы күренешен боза. Моннан тыш, административ җаваплылыкка да китерергә мөмкин.
Алабугада мондый очракларның булганы бар инде. Узган елда Алабуга шәһәрлеге (городище) янында бер хатын-кыз чәчәк клумбасын юк иткән иде. Тәртип бозучыны муниципаль контроль көчләре белән ачыкладылар.
Шәһәрлеләргә искәртәләр: клумбалар һәм чәчәк композицияләре барлык Алабуга халкы һәм кунаклары өчен булдырыла. Шәһәр матур булып калсын өчен, чәчәкләрне утырту гына түгел, ә аларны саклау да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев