Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада билгесез кешеләр Төзүчеләр һәм Тукай урамнарында тукталышларны ваткан

Хокук бозучыларны ачыклауга һәм җаваплылыкка тартуга карамастан, Алабугада вандализм очраклары дәвам итә. Алардан тукталыш павильоннары да зыян күрә.

Район башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе Жанна Сармакова хәбәр иткәнчә, ел башыннан 6 тукталыш зыян күргән. Соңгы очраклар — Төзүчеләр һәм Тукай урамнарында. Тәртип бозучыларны хәзер эзлиләр.

Мартта «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге янында тукталышларны ваткан вандалларны тапканнар. Алар штраф һәм зыянны тулысынча каплау рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган. Ватылган һәр пыяла 20 000 сумга бәяләнгән.

Кызганыч, берәүләр шәһәрне матурларга тырыша, ә икенчеләр барысын җимерергә омтыла. Ватылган пыяланы тотып карарга теләгән балалар өчен бу зур куркыныч та тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев