Алабугада «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне башлауга әзерләнәләр
Төзелеш-монтаж эшләрен Матросов урамындагы ишегалларында (9, 11 һәм 13 нче йортлар) башларга планлаштыралар.
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның әзерлек этабы дәвам итә. Идарәче компанияләр күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен төзекләндерүнең төп схемаларын тәкъдим итү графикларын төзи. Шулай ук объектларның паспортларын урнаштыру һәм юл эшләре башкару өчен ордерлар алу максатыннан подрядчы һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән очрашулар бара.
Төзелеш-монтаж эшләрен Матросов урамындагы ишегалларыннан (9, 11 һәм 13 нче йортлар) башларга планлаштыралар.
Моннан тыш, быел Алабуганың элек төзекләндерелгән ишегалларында текбол уены өчен ике мәйданчык барлыкка киләчәк. Бу — ишегалларының спорт инфраструктурасын тулыландырачак яңа төр активлык. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз — төзекләндерү барышы турында алга таба да хәбәр итеп торачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев