Алабугада «Безнең ишегалды» программасы буенча 13 территория төзекләндерелә
Юл эшләре графиктан алда бара, дип хәбәр итәләр башкарма комитетта.
Алабугада «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенгә 13 ишегалды территориясендә эш бара. Юл эшләре графиктан алда алып барыла, дип хәбәр итәләр башкарма комитетта.
Ишегалларының күбесендә тротуарларга һәм юлларга асфальт-ком катнашмасы җәю эшләре башкарылган инде. Түбәндәге адреслар буенча эшләр тәмамланган:
- Тойминская урамы, 18 йорт;
- Татарстанның 10 еллыгы урамы, 11 һәм 24А йортлар;
- Свердлов урамы, 93б йорт;
- Матросов урамы, 3–13 йортлар.
Хәзерге вакытта Мәскәү урамындагы 48 нче һәм Гусев урамындагы 25 нче йортларның ишегалларында вак таш (щебень) җәю һәм бордюр ташлары урнаштыру эшләре алып барыла.
Шул ук вакытта подрядчылар эскәмияләр, чүп савытлары һәм хуҗалык-көнкүреш мәйданчыкларын урнаштыралар. Бу эш Матросов урамындагы ишегалдында башкарыла.
Урамнарны яктырту буенча да эшләр бара. Берничә ишегалдында өстәмә яктырткычлар алыштырылган һәм урнаштырылган инде, шулай ук терәкләр астына кабель линияләре салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев