Алабугада балалар өчен бәйрәм программасы
Балаларны яклау көнендә кечкенә алабугалылар һәм аларның әти-әниләре өчен күпсанлы бәйрәм чаралары узачак.
Төп чаралар Пионер паркында, «Иллюзион» кинотеатрында һәм Алабуга шәһәрлегендә булачак.
Лагерьлар үз эшен башлый
Сәгать 9:00 дә мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе ачылачак. Шул ук вакытта 40нчы балалар бакчасы базасында «Йолдызлы җәй» дип исемләнгән татар лагере эшли башлаячак.
Пионерлар паркы: концерт, уеннар һәм сюрпризлар
11:00-14:00 сәгатьләрдә Пионер паркында чын бәйрәм марафоны узачак. Сезне көтә:
- «Цвет настроения — лето!» бәйрәм концерты;
- уен мәйданчыклары һәм иҗади остаханәләр;
- аквагрим һәм зур курчаклар;
- флешмоб һәм «Вызов-Fest» футбол фестивале;
- «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе;
- «Күңелле стартлар» уенында җиңүчеләрне бүләкләү;
- «Логово дракона» экзотариумы;
- табиблар кабул итү;
- балалар машиналары;
- «Ночные волки» мотоклубыннан интерактив;
- балалар өчен йога.
«Иллюзион»да кино һәм аэрохоккей
«Иллюзион» кинотеатры балаларны 9:00-17:00 сәгатьләрдә «Балалар өчен кино бәйрәменә» чакыра.
10:00-11:00 сәгатьләрдә биредә аэрохоккей буенча турнир узачак.
Алабуга шәһәрлегендә һава еланнарын очыру
Бәйрәм көнен гадәти булмаган чара тәмамлаячак. Сәгать 17:30 да Алабуга шәһәрлегендә «Алабуга» Халыкара мәктәбе белән бергә кулдан ясалган һава еланнарын очыру булачак.
Балаларны һәм әти-әниләрне көтеп калабыз! Барлык чаралар бушлай.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев