Алабугада ата-аналар арасында Татар теле буенча төбәкара олимпиадага йомгак ясалды
25 апрель көнне «Адымнар-Алабуга» комплексында Россиянең төрле почмакларыннан һәм хәтта чит илләрдән килгән ата-аналарны берләштергән уникаль ярыш финалы булды.
Татар теленнән төбәкара олимпиаданың йомгаклау этабы ата-аналар өчен белем, гаилә кыйммәтләре һәм туган телгә хөрмәт бәйрәме булды.
Сайлап алу онлайн-этабында 1312 ата-ана катнашты. Татарстан Республикасының 42 шәһәре һәм районы халкы, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан Республикасы, Удмуртия, Чувашия, Свердловск өлкәсеннән һәм хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән ватандашларыбыз үз көчләрен сынады. Мондый география татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынуның чикләрен белмәвен тагын бер кат исбат итә.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 100 катнашучы финалга чакыру алды. Алабугага ата-аналар Алабуга районыннан гына түгел, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Чирмешән районнарыннан да килгән иде.
Тантанада тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон, Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Рамилә Әхмәтова һәм Алабуга районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алена Балобанова катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре: иң яхшылар
Жюри җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде.
Гран-при — Резеда Юнысова (Сарман районы);
I урын — Илсөяр Исмәгыйлева (Түбән Кама);
II урын — Лилия Зиннәтова (Алабуга) һәм Минзилә Хәбибрахманова (Казан);
III урын — Рүзилә Низаметдинова (Мамадыш районы) һәм Ирина Савельева (Чаллы).
Олимпиада лауреатлары: Сәвия Фатыйхова (Яр Чаллы), Эльмира Ибраһимова (Алабуга), Илиза Гарипова (Яр Чаллы), Энҗе Зәкиева (Әлмәт), Гөлшат Мирзаморатова (Мөслим районы), Резеда Габдрахманова (Актаныш районы), Айсылу Мулланурова (Тукай районы), Гүзәл Саматова (Тәтеш районы), Әнисә Хәмитова (Кукмара районы) һәм Илсинә Нуриева (Минзәлә).
Барлык призерлар һәм җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр. Оештыручылар олимпиаданың иганәчесе — шәхси эшмәкәр Нурислам Мидхәт улы Кадыйровка аерым рәхмәт белдерәләр, ул шәхсән акчалата бүләкләр тапшырды һәм ата-аналарның яңа белемнәргә омтылышын хуплады.
Бу олимпиада укырга беркайчан да соң булмавын, ә туган телгә мәхәббәтнең буыннан-буынга күчүен ачык дәлилләде. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга татар телен яратулары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдерәбез!
Фото: «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев