Алабугада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призына 55 нче җиңел атлетика эстафетасы узачак
Йөгерү юлларына район мәктәп укучылары, студентлар һәм хезмәт коллективлары чыгачак.
5 майда 11:00 сәгатьтә Алабуганың Үзәк стадионында (Таҗи Гыйззәт урамы) Җиңү көненә багышланган юбилейлы 55 нче җиңел атлетика эстафетасы була. Йөгерү юлларында район мәктәп укучылары, студентлар һәм хезмәт коллективлары көч сынашачак.
Ярышлар традицион рәвештә «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары ярдәме белән уздырыла. Җиңүчеләрне кубоклар һәм дипломнар, ә тамашачыларны — кызу көрәш һәм бәйрәм атмосферасы көтә. Үзегезнең командаларны хупларга килегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев