Алабугада 9 Май: Геройлар бюстын ачу, тантаналы парад һәм бәйрәм салюты (Тулы программа)
Шәһәр халкы һәм кунакларны бай программа көтә.
Иртәнге чаралар: Хәтер һәм парад
- 08:50 (Хәтер музее): Тыл хезмәтчәннәре стеласына чәчәкләр салу.
- 09:00 (Хәтер мәйданы): Тантаналы митинг. Программада: Россия Геройлары А. Н. Епанешниковка һәм С. В. Большаковка бюстлар ачу, шулай ук Мәңгелек утка, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары бюстларына чәчәкләр салу.
- 09:30 («Яшьләр» стадионы): Бәйрәм парады һәм «Җиңү салюты» дигән театральләштерелгән тамаша. Тамашачылар «Разведка» хәрби-спорт үзәге һәм «Юный десантник» клубының күрсәтмә чыгышларын карый алачак.
- 10:30 («Яшьләр» стадионы): «Победный Май» бәйрәм концерты.
Көндез: Кино һәм трансляцияләр («Яшьләр» стадионында)
- 14:00: «Үлемсез полк» онлайн-акциясен күрсәтү.
- 14:15: «Танк Т-34» нәфис фильмын күрсәтү.
- 17:15: Мәскәүдәге Кызыл мәйданнан Парад трансляциясе.
Кичке программа: Концертлар һәм акцияләр
- 15:00-18:00 (Александр бакчасы): «СОЮЗ» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы.
- 18:00 («Яшьләр» стадионы): Кичке бәйрәм концерты — «Победный Май».
- 19:00 («Яшьләр» стадионы): «Җиңү язы» хор музыкасы фестивалендә катнашучыларны бүләкләү.
- 20:30 (Хәтер мәйданы): «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе.
- 21:00 («Яшьләр» стадионы): Бәйрәм салюты.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев