Алабуга волонтерлары СВО зонасына 125-нче гуманитар конвойны җибәрделәр
Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм үз теләге белән китүчеләр өчен әзерләнгән юбилей гуманитар йөкнең авырлыгы 4 тоннадан артып китте.
Аның составына дарулар һәм медицина техникасы, носилкалар, гигиена чаралары, төрле җиһазлар, төзелеш материаллары, инструментлар, кирәк-яраклар, машиналар өчен тәгәрмәчләр, шулай ук шәхси посылкалар керде. Бу җибәрелешнең үзенчәлеге — блиндажлардагы гыйбадәт бүлмәләрен җиһазлау өчен кирәк-яраклар. Алар арасында Коръән, Библия һәм дини әдәбият, иконалар, шәмнәр, намазлыклар, түбәтәйләр, тәсбихләр һәм башкалар бар.
Йөкне оештыруда Алабуга шәһәр советы депутаты Илшат Шәймуратов ярдәме белән волонтерлар һәм битараф булмаган Алабуга халкы катнашты. Ул белдергәнчә, посылкаларны җыюда күрше шәһәр халкы да активлык күрсәткән. «Дома ждут» һәм «Вместе к Победе» хәрәкәтләре, «Мы вместе» гуманитар остаханәсе, Роман Епанешников җитәкчелегендәге «Молодая гвардия» нең Алабуга бүлеге, «Алабуга» махсус икътисади зонасы, җирле эшмәкәрләр, «Ценим жизнь» автономияле коммерция булмаган оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы зур ярдәм күрсәтә. Гыйбадәт бүлмәләре өчен кирәк-яракларны Алабуга һәм Чаллы шәһәрләренең дин әһелләре һәм дини җәмгыять әгъзалары җыя.
Фотосурәтләр «Гуманитарный штаб «Мы вместе» берләшмәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев