Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга урамнарыннан ташландык автомобильләрне җыя башлыйлар

Алабугада айлар буе ишегалларында, урамнарда торучы һәм кар җыюга комачаулаучы хуҗасыз машиналарны эвакуацияләү өчен хокукый нигез әзерләнә.

Ташланган автомобильләр проблемасы елдан-ел ныгый бара. Характерлы мисалларның берсе — Яшьләр урамы. Монда инде озак вакыт юл читендә «Газель» машинасы тора. Кар капламы буенча фикер йөртсәң, хуҗасына ул кирәк түгел. Ә менә территорияләрне җыештыруга бу машина нык комачаулый: коммуналь техникага бу киртәне урап узарга туры килә.

Әмма тиздән вәзгыять үзгәрәчәк. Алабугада ташландык транспорт чараларын ачыклау, исәпкә алу, күчерү, саклау һәм утильләштерү тәртибен раслаучы карар проекты әзерләнгән. Документ шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң каралачак, аннары муниципаль контроль бүлеге бу юнәлештә эшли башлый.

— Бу эшне күптән башкарырга кирәк иде. Бу кышка инде өлгермибез, әмма киләсе кышка әзерләнәчәкбез. Шәһәрне чистартуга комачаулый торган ташландык автомобильләр штрафстоянкага эвакуацияләнәчәк. Үзегез уйлап карагыз: мондый машиналар ишегалларын, тротуарларны чистартырга комачаулый. Без аларны саклана торган муниципаль парковкага чыгарачакбыз, штрафларны бюджетка түләтәчәкбез. Бу — Казан һәм Чаллы тәҗрибәсе. Без бернинди яңалык уйлап тапмыйбыз, коллегаларыбыз кебек эшлибез, — дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева.

Документны кабул итү урамнарны тәртипкә китерергә һәм шәһәрне җыештыруны нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Беренче чиратта игътибар махсус техника һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулык тудыручы машиналарга биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев