Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укытучысы Татарстанның иң яхшы биш педагогы арасына керде

«Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексының инглиз теле укытучысы Ирада Вильданова «Ел укытучысы» конкурсы лауреаты булды.

23 март көнне Казанның «Әкият» курчак театры сәхнәсендә «Ел укытучысы — 2026» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексының инглиз теле укытучысы Ирада Вильданова, республиканың иң яхшы биш педагогы исемлегенә кереп, конкурс лауреаты исеменә лаек булды.

Конкурс сынаулары үз эченә ачык дәресләр, педагогик интервью, блиц-турнир һәм мәгариф проектын яклауны алган иде.

Әлеге чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев