Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучысы бөтенроссия олимпиадасында җиңгән өчен 50 мең сум белән бүләкләнде

Укучы «Өй культурасы. Дизайн һәм технология» номинациясендә технология буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады.

Гомумшәһәр планеркасында яшь җиңүчене тәбрикләделәр. Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов «Университет» мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Залинә Латыйповага 50 000 сумлык сертификат тапшырды.

Укучы технология буенча бөтенроссия олимпиадасында «Өй культурасы. Дизайн һәм технология» («Культура дома. Дизайн и технология») номинациясендә җиңеп, үзенең югары белем һәм осталык дәрәҗәсен күрсәтте.

Александр Косов Залинәне лаеклы җиңүе белән котлады һәм аңа укуында һәм иҗатында киләчәктә дә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев