Алабуга туристларны кабул итүгә әзерләнә
Шәһәр төбәкнең төп тарту ноктасы булып кала бирә: узган ел безнең шәһәрдә 750 меңнән артык турист булган, теплоходлар саны 254 тән артып киткән.
Социаль өлкә: кадрлар һәм инфраструктура
2026 елга өстенлекләр турында сөйләгәндә, Алексей Песошин игътибарны сәламәтлек саклау һәм мәгариф кебек тармакларга юнәлтте.
— Сез стационарны капиталь ремонтлауны төгәлләдегез, әмма хәл итүне таләп итә торган төп мәсьәлә — кадрлар җитмәү. Бу юнәлештә уңай хәрәкәт булуын билгеләп үтәм, әмма эшне дәвам итәргә кирәк, — дип мөрәҗәгать итте ул район җитәкчелегенә.
Алабуга үзәк район хастаханәсендә табиблар белән тәэмин ителеш 62,6 процент тәшкил итә. Тагын 38 табиб һәм 66 урта звено белгече кирәк. Ярдәм чаралары нәтиҗәсендә 2025 елда районга 19 табиб җәлеп ителде.
Мәктәпләрдә дә мәсьәлә кискен тора.
— Уңай моментлар бар. Алабуга — педагоглар әзерләү буенча танылган үзәк, — дип билгеләп үтте премьер-министр. — Район хакимиятенә КФУның Алабуга институты белән берлектә белгечләр җәлеп итү буенча эш башкарырга кирәк.
Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен районда берничә чара гамәлгә ашырыла: «Безнең яңа башлангыч сыйныфлар укытучысы» гранты, «Мобиль укытучы» проекты, яшь укытучыларга бирелә торган грант, торак арендасын компенсацияләү программасы. Тагын бер мөһим чара — мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүчеләрнең балаларына һәм оныкларына ата-аналар түләвен 50 процентка киметү каралган.
Туризм: яңа офыклар
Алексей Песошин Алабуганың туристлык җәлеп итүчәнлегенә игътибар итте. Шәһәр төбәкнең төп тарту ноктасы булып кала бирә: узган ел безнең шәһәрдә 750 меңнән артык турист булган, теплоходлар саны 254 тән артып киткән.
— 2026 елның 1 маеннан Казан-Чаллы маршруты буенча даими су юлы башлана. Маршрутта арадаш тукталышлар булачак, шул исәптән Алабугада да каралган. Бу туристлар агымы өчен яңа ресурс, — дип хәбәр итте Алексей Песошин.
Ул шулай ук «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» проектын гамәлгә ашыру кунакчыллык өлкәсенә кече һәм урта бизнесны активрак җәлеп итәргә мөмкинлек бирер, дигән ышаныч белдерде. Проект турында «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» проект офисы җитәкчесе Эльмира Туканова аерым сөйләде,
— Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк, — дип мөрәҗәгать итте ул район җитәкчелегенә.
Шәһәр мохите һәм юллар
Махсус икътисади зонасындагы югары хезмәт хакы белгечләрне җәлеп итә: бүген биредә 50 меңнән артык кеше эшли. Кадрларны биредә калдыру өчен Алабуга ел саен 80 мең квадрат метр торак тапшыра — планнан 20 меңгә күбрәк. Планда — яңа мәктәп, Никахлашу сарае, сәнгать мәктәбе төзү һәм шәһәрнең Мәдәният сараен ремонтлау.
2025 елда 25 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган, «Безнең ишегалды» программасы буенча 25 ишегалды территориясе яңартылган. Инженерлык челтәрләрен ремонтлауга 570 миллион сум юнәлдерелгән.
Су белән тәэмин итүнең сыйфаты кискен проблема булып кала. Район башлыгы су чистарту станциясеннән шәһәргә кадәр 29 километр магистраль челтәрне ремонтларга кирәклеген билгеләп үтте. Проектның бәясе — 5 миллиард сумнан артык. Рөстәм Нуриев республика җитәкчелегенә проектны 2027-2028 елларга федераль программага кертүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Спорт
2025 ел спорт вакыйгаларына бай булды. Инфраструктураны үстерүгә 56 миллион сумнан артык акча тотылган. Ике ачык теннис корты барлыкка килде (Алексей Песошин ярдәме белән), Надежда Петрова мәктәбенең филиалы ачылды. «Алабуга» футбол командасы, Татарстан чемпионатында һәм Кубогында җиңеп, «алтын дубль» иясе булды.
Чыгышын тәмамлап, Рөстәм Нуриев республика җитәкчелегенә, эшмәкәрләргә һәм халыкка уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев