Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга термалары» директоры − комплексны төзү барышы һәм ачу вакыты турында

Алабугада күптән көтелгән термаль комплекс төзелеше дәвам итә.

Шушы көннәрдә безнең редакция объектта булды һәм «Алабуга термнары» ҖЧҖ директоры Тимур Басыйров белән аралашты.

Комплекс ике катлы булачак, шулай ук подвал катламы да файдаланылачак. Кунаклар өчен маршрут инде уйланылган:

  • Беренче кат: гардероб, ресепшн урыны — монда килүчеләр комплекс эченә керү өчен беләзекләр алачак.
  • Подвал катламы: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым кием алыштыру бүлмәләре, душлар, сауналар.
  • Икенче һәм өченче катлар: гомуми ял итү зонасы, монда җиңелчә капкалап алырга да, тулысынча төшке аш ашарга да мөмкин булачак. Шулай ук монда сауналар, сазлы һәм тозлы купель, пар бүлмәсе, массаж һәм саз белән дәвалану зоналары, берничә хаммам урнашачак. Төп эчке купель панорамалы тәрәзәләр аша тышкы бассейнга күренеш ача. Балалар зонасы: балалар өчен кулай температуралы мунча һәм сауна, аттракционнар белән балалар бассейны.
  • Урам зонасы: ел дәвамында эшләячәк ачык бассейн, шулай ук фуракко (япон мунчалары) һәм татар мунчасы. Җәйге сезон өчен — яту урыннары, кафе, туңдырма.

Төзелеш барышы

— Бүгенге көндә без эчке бизәү эшләренә керешәбез, әзер идәнгә плитка салабыз. Урам зонасы өчен җир участогын формалаштыру эшләре бара, зур эш күләме — турыдан-туры купельләр төзү буенча, — дип сөйли Тимур Басыров.

Тавыш изоляциясе 

Төзүчеләр комплексның күпфатирлы йорт янында урнашуын исәпкә алалар.

— Күрше йорт ягыннан килә торган төп тавыш чыганакларын без читкәрәк күчерәбез. Хәзер Казан фирмаларының берсе урамда тавыш кайтаручы щит проектын эшләп чыгара. Ул яктылыкны да үткәрергә тиеш, чөнки бу зона иртәдән кичкә кадәр кояш астында. Щит трассаларда урнаштырылганнарны хәтерләтәчәк, әмма ул үтә күренмәле яки ярым үтә күренмәле булачак.

Матди мөмкинлек һәм масштаблар

— Бүген төп бурыч — тизрәк ачылу, чөнки бу объектны бөтен шәһәр, шулай ук күрше шәһәрләр һәм районнар көтә. Без алга таба масштаблап була торган продукт булдырырга телибез.

Тимур Басыров сүзләренчә, «Алабуга термаларында» суны фильтрлау, хлорлау, чистарту һәм җылыту җайланмаларына акча кызганмаячаклар.

— Бәяләр барлык категория гражданнар өчен дә кулай булачак, — дип ассызыклады ул.

Территорияне төзекләндерү

Комплекс ачылганнан соң якын-тирә зона да үзгәрәчәк. Пролетар урамындагы куаклыклар алынып, яңа агачлар утыртылачак. Сукмаклы кечкенә парк зонасы һәм парковка урыннары булдырылачак.

Комплексны быел ачарга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев