Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга суды алданган пенсионер файдасына 1,6 миллион сум акча түләткән

Берничә ай дәвамында билгесез кеше пенсионерны акчаларын отышлы итеп инвестицияләргә өндәгән.

Иваново өлкәсенең Родники районы прокуратурасы нигезсез баеган акчаны кире кайтару турындагы дәгъва белән Алабуга шәһәр судына мөрәҗәгать итә. Моңа сәбәп — районда яшәүче 70 яшьлек ир-атның телефон аша алдаучылар корбаны булуы, дип хәбәр итә news1ivanovo. ru.

Берничә ай дәвамында билгесез кеше пенсионерны җыйган акчаларын отышлы итеп инвестицияләргә өнди. Нәтиҗәдә, ир-ат чит кешенең банк счетына 1,6 миллион сумнан артык акча күчерә, шуннан соң җинаятьче элемтәгә чыгудан туктый.

Тикшерү барышында счет хуҗасы ачыклана — ул Татарстанда яшәүче кеше булып чыга. Суд прокуратура дәгъвасын канәгатьләндерә һәм җавап бирүчене урланган акчаны зыян күрүчегә кире кайтарырга мәҗбүр итә. Әмма әлегә карар үтәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев