Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Сабантуенда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясый

Алабугада Сабантуйны шимбә көнне, 6 июньдә бәйрәм итәчәкләр.

Алабуга районы язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләп үтә торган төп татар милли бәйрәмен каршы алырга әзерләнә. Билгеле булганча, быел шәһәр һәм авыл Сабантуйлары җәйнең беренче ял көннәрендә узачак.

Алабугада Сабантуйны шимбә көнне, 6 июньдә бәйрәм итәчәкләр, ә икенче көнне, 7 июньдә, күңел ачу һәм спорт ярышлары Алабуга районы авылларында үтәчәк.

Шәһәр бәйрәме традиция буенча Алабуга ипподромы территориясендә оештырыла. Кунакларны соклангыч ат чабышлары, милли көрәш буенча иң көчле батырларның финал алышлары, халык уеннары һәм милли ишегаллары көтә.

Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен төп сюрприз — музыкаль бүләк булачак: быел шәһәр Сабантуеның концерт программасы йолдызы — тамашачыларның яраткан җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев.

Бәйрәмнең тулы программасы турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев