Алабуга Сабантуенда Элара Шәйхи үзенең күргәзмәсен тәкъдим итәчәк
Күргәзмә авторы – Казанның «Бюро Бану» кием һәм аксессуарлар брендына нигез салучы, Татарстан Республикасы Дизайнерлар берлеге вице — президенты Элара Шәйхи.

Сабантуй кысаларында «Прошлое и настоящее в костюмах татар» дип исемләнгән күргәзмәсе узачак.
Кунакларны милли костюмнар, традицион татар стиле элементлары, бизәнү әйберләре һәм мәдәни мираска заманча караш белән таныштырачаклар.
Күргәзмәне дизайнер, Казанның «Бюро Бану» кием һәм аксессуарлар брендына нигез салучы, Татарстан Республикасы Дизайнерлар берлеге вице — президенты Элара Шәйхи тәкъдим итәчәк.
Чара 6 июньдә шәһәр ипподромы территориясендә узачак, анда Алабуга районының төп Сабантуе узачак.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев