Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районындагы «Мир» хуҗалыгына голштин токымлы мең баш тана кайтарылачак

Бу хакта Алабуга районы башлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

«Мир» җәмгыятенә Мари Элдан инде 256 голштин токымлы токымлы тана кайткан. Бу атнада Рязань өлкәсеннән тагын 196 баш мал көтелә. Барлыгы якын арада хуҗалык терлекләр санын мең башка арттырачак.

Токымлы малларны китерү сөт бирүче көтүне ныгытырга һәм хуҗалыкның продуктивлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Голштин токымы үзенең югары сөтлелеге һәм караудагы таләпчән булмавы белән билгеле. Терлекләр санын яңарту — район терлекчелеген үстерүдә мөһим адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев