Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында талпан кадалуның беренче очрагы теркәлде

Алабуга районында талпаннар активлашу сезоны ачылды: Хлыстово авылында яшәүче 4 яшьлек балага урман бете кадалган. Бала шәхси йорт ишегалдында йөргән.

Балага Алабуга үзәк район сырхауханәсенең кабул итү бүлегендә ярдәм күрсәтәләр, талпан лаборатор экспертизага җибәрелә.

Райондагы вәзгыять турында төп фактлар:

  • Вакцинация: Бүгенгә планлаштырылган 176 кешенең 144е талпанга каршы прививка ясаткан. Иммунизация чаралары дәвам итә.
  • Активлык чоры: Белгечләр кисәтүенчә, талпаннар май аенда һәм июнь башында аеруча куркыныч.
  • Талпаннар кайда очрый: Урманда гына түгел, шәһәр паркларында, скверларда һәм бакча участокларында да.

Саклану чаралары:

  • Репеллентлар кулланыгыз һәм ябык кием киегез.
  • Үзегезне һәм балаларны даими тикшереп торыгыз.

Талпан кадалса: Тиз арада травмпунктка яки ФАПка мөрәҗәгать итегез. Паразитны вакытында чыгару инфекция йоктыру куркынычын киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев