Алабуга районында «Мотоцикл» операциясе уза
ЮХИДИ хезмәткәрләре мототранспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауларын аеруча көчле контрольгә алачак.
18 майдан 27 майга кадәр республиканың барлык территориясендә Дәүләт автоинспекциясе «Мотоцикл» оператив-профилактика чарасын үткәрә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре мототранспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауларын тикшерүне көчәйтәчәк. Автоинспекторлар кагыйдә бозуларны кисәтә, шулай ук саклагыч экипировка куллану һәм куркынычсызлык чараларын саклау кирәклеге турында аңлату эшләре алып барачак.
Бигрәк тә балигъ булмаганнарга карата аерым контроль булдырылачак. Полиция хезмәткәрләре балаларның һәм яшүсмерләрнең йөртү таныклыгыннан (хокукыннан) һәм машина йөртү күнекмәләреннән башка мототранспорт белән идарә итү-итмәүләрен тикшерәчәк. Шул ук вакытта ата-аналар белән дә профилактика эше алып барыла: аларга балаларның яшен, йөртү таныклыгы булуын һәм транспорт белән идарә итү буенча гамәли күнекмәләрен исәпкә алу мөһимлеге турында искә төшерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев