Алабуга районында «Мобиль поликлиника» эшен дәвам итә
Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе белгечләре Алабуга районында халыкны кабул итүне дәвам итә.
Бу атнада (6 апрельдән 10 апрельгә кадәр) табиблар Костенеево авылында, Яңа бистә (Новый поселок) урамы, 9нчы йорт адресы буенча эшләвен дәвам итәчәк.
Белгечләрне кабул итү графигы
Көн саен (6–10 апрель):
- Акушер-гинеколог
- Уролог
- Гомуми практика табибы
- Хирург
Аерым көннәрдә:
- Кардиолог — 6, 7, 8 һәм 9 апрель
- Невролог — 7, 8 һәм 9 апрель
- Эндокринолог — 6 һәм 8 апрель
- Онколог — 8 апрель
- Травматолог — 10 апрель
Урында тикшеренүләр
Шулай ук Костенеевода «ФЛЮМАММ» комплексы эшли, анда флюорография һәм маммография (ММГ) узып була.
Үзегез белән нәрсә алырга?
ОМС системасы буенча бушлай кабул итү өчен түбәндәгеләрне алып килү мәҗбүри:
- ОМС полисы һәм СНИЛС
- Выпискалар, анализ һәм тикшеренү нәтиҗәләре (әгәр булса)
Тар белгечләрдә тикшеренү узу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев