Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт башлана

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы старт алды. Быел аңа 18 йорт кергән.

Сигез йортның фасадын тәртипкә китерәчәкләр. Тынычлык проспектындагы 51 һәм 53 нче йортлар тулысынча җылытылачак. Параллель рәвештә шушы ук объектларда фасад газүткәргечен ремонтлыйлар. Эшләр 15 апрельдә башланачак. Хәзер әзерлек бара. Подрядчылар беренче булып эшне Нефтьчеләр проспекты, 53а һәм Пролетар урамы, 54 адреслары буенча урнашкан йортларда башлаячак. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр итте.

Дизайнер Алина Казакова фасадларның нинди төсләргә буялачагын күрсәтте. Әлегә проект раслауны көтә, әмма юнәлеш инде билгеләнгән — фасадлар тыныч һәм җылы төсләрдә булачак.

Гомуми төзелеш эшләре алты йортта планлаштырылган. Монда түбәләрне һәм инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерәчәкләр. Кайбер урыннарда инде эш башланган: Пролетар урамы, 24 һәм Матросов урамы, 5а йортларының авыш түбәсендә эшләр бара.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева сыйфат контроленә аерым игътибар бирде:

− Быелгы кар түбәләрдәге корылма системасының ни дәрәҗәдә сыйфатлы ясалауын сынады. Ремонт стадиясендә ныклы контроль кирәк.

Быел капиталь ремонт программасы исемлегенә кергән өч йорт мәдәни мирас объекты статусына ия. Шуларның берсендә — Олы Покров урамы, 11 нче йортта инженерлык челтәрләрен алыштыру планлаштырыла. Калган икесе буенча — проект-смета документларын үтәү.

Өч күпфатирлы йортта лифт җиһазлары алыштырылачак. Барлыгы — 10 лифт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев