Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында яшәүче тыл ветеранына 95 яшь тулды

Алабугада яшәүче тыл хезмәткәре Минзариф Гыйльметдин улы Гыйльметдинов үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Ветеран 80 яшенә кадәр эшләп, гомеренең зур өлешен Ватан игелеге өчен хезмәткә багышлаган үрнәк шәхес.

Сугыш елларының ачы сабаклары
Минзариф Гыйльметдинов 1931 елның 31 мартында Алексеевск районының Урман Шенталасы авылында дөньяга килә. Гаиләдә иң өлкән бала буларак, аңа кечкенәдән авыр хезмәтне татырга туры килә.

«Минзариф абыйның балачак еллары сугыш чорына туры килә, бик авыр була. Колхозда төрле эшләрдә эшләргә, атлар, үгезләр җигәргә, урман кисәргә, кырда арыш җыярга туры килә», — дип сөйләделәр район администрациясенең матбугат хезмәтендә.

Хезмәт белән үткән гомер юлы
Сугыштан соң Минзариф ага төзүче һөнәрен үзләштерә, Новосибирск шәһәрендә маляр булып эшли. Армия сафларында ике ел хезмәт итеп кайткач, Комсомольск-на-Амуре, Чита һәм Архангельск якларында агач кисүче булып хезмәт куя.

Соңрак туган якларына кайтып, гаилә кора. Озак еллар фермада терлекчелек өлкәсендә тырышлык күрсәтә. Юбилярның ныклыгына сокланырлык: ул үзенең хезмәт юлын 80 яшендә генә тәмамлый. Бүген Минзариф Гыйльметдин улы Алабугада кызы тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев