Алабуга районында «Безнең ишегалды» республика программасы төгәлләнә
Быел «Безнең ишегалды» республика программасы төгәлләнә. 13 күпфатирлы йортның территориясен төзекләндерәсе калган, моңа 38 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аларның берсе Бехтерево авылында урнашкан.
Бу хакта шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә АМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр итте. Сүз уңаеннан, бу юлы киңәшмә киңәйтелгән форматта − шәһәр Советы депутатлары катнашында узды.
Ишегалларын төзекләндерүнең йомгаклау схемалары яшәүчеләр белән инде расланган. Бу елга лимит — 38 миллион сум. 30 миллион юл өслегенә, 3,7 миллион сум кече архитектура формаларына һәм яктыртуга юнәлдереләчәк.
Апрель аенда подрядчылар эшкә керешәчәк. Машина юлын ремонтлау, яңа парковка зоналары урнаштыру, шулай ук подъездлар буйлап та, балалар мәйданчыклары эчендә дә тротуар челтәрләре салу планлаштырылган.
Эшләр 15 августка тәмамланачак дип көтелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа гамәлдә булган биш ел эчендә (2020-2025 еллар) Алабуга районында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 201 ишегалды тәртипкә китерелгән. Бу вакыт эчендә финанслауның гомуми күләме 1 миллиард 148 миллион сум тәшкил иткән. «Безнең ишегалды» программасына 2014 елга кадәр тапшырылган йортлар эләгә иде. Районда эре ишегаллары ремонтланды, зур булмаган объектлар калган. Әмма, Андрей Томилин билгеләп үткәнчә, 2014 елдан соң файдалануга тапшырылган ишегалларын төзекләндерүгә дә ихтыяҗ бар. Сүз нигездә балалар һәм спорт мәйданчыкларына асфальт түшәү һәм төзекләндерү турында бара. Андый ишегаллары — тугыз. Мәсәлән, Мәрҗани урамындагы 22 нче йорт. Анда юлны җирле бюджет кысаларында ясаганнар, әмма хәзер асфальтның сыйфаты яхшы түгел, кече архитектура формалары да яңартуны таләп итә.
Быел түбәндәге адреслар буенча ишегалларын яңартачаклар:
Тойма урамы, 21А йорт
Бехтерево авылы, Гусев урамы, 25нче йорт
Тойма урамы, 18нче йорт
Матросов урамы, 5нче йорт
Матросов урамы, 13нче йорт
Матросов урамы, 7нче йорт
Матросов урамы, 11нче йорт
Матросов урамы, 3нче йорт
Матросов урамы, 9нчы йорт
Свердлов урамы, 93Б йорт
Татарстанның 10 еллыгы урамы, 11нче йорт
Татарстанның 10 еллыгы урамы, 24А йорт
Мәскәү урамы, 48нче йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев