Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 331 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырачак

Беренче сынаулар 1 июньнән башланачак, шуңа күрә хәзер әзерлекнең кызган вакыты. Әмма бу алар имтиханнарга хәзер генә әзерләнә башлаган дигән сүз түгел — эш бөтен уку елы дәвамында алып барыла.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алена Балобанова сөйләвенчә, мәгариф системасында БДИга әзерлекнең күп дәрәҗәле моделе төзелгән, анда югары балл җыючыларга аерым игътибар бирелә. Уку елы башында сынап карау имтиханнары үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча 90+ балл җыйган сигез укучы ачыкланды. Аларның һәрберсе өчен индивидуаль белем бирү маршруты төзелгән. Икенче яртыеллыкта бу балалар тапшырылачак фәннәр белән ныклап шөгыльләнделәр.

Уку йортлары базасында төрле фәннәр буенча ресурс үзәкләре эшли — балалар аларга даими йөри. Мартта БДИга әзерлек буенча профильле лагерь оештырылды, анда югары балл җыючылар шулай ук интенсив әзерлек алды.

Ел дәвамында идарә белгечләре республика тренерларын дәресләргә чакырдылар, интенсивлар үткәрделәр, анда балалар гына түгел, педагоглар да белем алды. Укучыларда кыенлыклар тудырган темалар җентекләп каралды. Аларны сынау БДИ нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар һәм экспертларга тапшырганнар. Эскпертлар үз чиратында материалны яңа күзлектән чыгып аңлаткан.

Октябрьдән майга кадәр югары балл җыючылар атнага өч тапкыр КФУ укытучылары белән махсус платформада шөгыльләнде. Мондый системалы эш барлык районнарда да бар дип әйтеп булмый.

Шул ук вакытта, вәзгыятьне объектив бәяләсәк, Алабуга районы өчен югары балл җыючыларның бүгенге саны − уйланырга сәбәп. Бер яктан, җитди ресурс базасы булдырылган, көчле экспертлар чакырылган, КФУ белән хезмәттәшлек җайга салынган. Икенче яктан — нәтиҗәләр әлегә сөендерми. Биредә һәр педагогның нәтиҗәгә омтылуы, аның үзенә дә, укучыларга да таләпчәнлеге, шулай ук укучыларның үзләренең көндәлек үҗәтлеге мөһим. Ләкин аны балаларда тәрбияләргә, үстерергә кирәк. Бары тик даими хезмәт, детальләргә игътибар һәм үсү теләге генә югары нәтиҗәләрне гадәти күренеш итәргә ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган ел безнең районнан дүрт чыгарылыш сыйныф укучысы химиядән 100 балл җыйды. Быел укытучыларның, укучыларның һәм идарәчеләрнең уртак тырышлыгы тагын да югарырак нәтиҗә бирер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев