Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 2026 елда 60 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла

Торак төзелеше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала.

Узган шәһәр планеркасында район башкарма комитетының төзелеш департаменты директоры Константин Новый 2026 елга масштаблы планнар белән таныштырды.

Торак төзелеше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Районыбыз өчен быелгы план — 60 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру. Темплар да арткан инде: март башына 19 меңгә якын «квадрат» файдалануга тапшырылган. Чагыштыру өчен, узган ел шундый ук план белән 79 мең квадрат метр төзелгән.

2026 елда өй туен берьюлы берничә йортта яшәүчеләр билгеләп үтәчәк. Гыйнвар аенда Мәрҗани урамында торак комплекс тапшырылды (якынча 7000 кв. м). Икенче кварталда Мәрҗани һәм хирург Нечаев урамнары киселешендә 18 катлы йортны файдалануга тапшыру көтелә (мәйданы 86,8 мең кв. м). Ел ахырына кадәр (4 нче квартал) Сөембикә урамында биш катлы йорт һәм Танайка микрорайонында күп катлы йорт төзелеп бетәчәк (аны гамәлгә кертү декабрьгә планлаштырылган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев