Алабуга районы Морт мәктәбендә төбәк семинар узды
Семинар темасы: «Укучыларны тәрбияләүнең һәм укытуның заманча технологияләре: инновацион методикалар һәм хезмәттәшләрнең тәҗрибәсе».
Вакыт безнең тирәдәге дөньяны бик тиз үзгәртә. Мәктәп үзгәрә, укучылар, ата-аналар һәм, әлбәттә, методик кулланмалар үзгәрә, безгә ярдәмгә яңа технологияләр килә. Тыңлаучанлыкка, кабатлануга, охшарга тырышуга алмашка проблемаларны күрә белү, аларны тыныч кабул итү һәм мөстәкыйль хәл итү кебек яңа таләпләр килә.
Шул максаттан, мәктәбебездә «Укучыларны тәрбияләүнең һәм укытуның заманча технологияләре: инновацион методикалар һәм хезмәттәшләрнең тәҗрибәсе» исемле төбәк методик семинары үтте. Бу семинарда Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим, Аксубай муниципаль районнарының тарих һәм җәмгыятъ белеме, туган (татар) теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, башлангыч сыйныф, технология, физик культура, химия, математика фәннәренең методик берләшмә җитәкчеләре, сыйныф җитәкчеләре һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Кунакларны югары категорияле җитәкче, мәктәп директоры Фәнил Васил улы Хадиев каршы алды һәм мәктәп белән таныштырды. Семинарда катнашучыларга балаларның, ата-аналарның һәм укытучыларның үз куллары белән эшләнгән күргәзмәсе, «Чәчәк мәхәббәте» дип исемләнгән мастер-класс һәм мәктәп музеена сәяхәт тәкъдим ителде.
Башлангыч сыйныф укытучылары 2 сыйныфта инглиз теленнән «Минем уенчыклар» (укытучы Губайдуллина З. Н.) һәм математикадан «Билгесез кимүчене табу» (укытучы Лялько Т. В.), 4 сыйныфта физик культурадан «Баскетбол» (укытучы Нуриәхмәтов Д. Ш.), 8 сыйныфта химиядән «Органик булмаган кушылмаларның төп класслары» (укытучы Гайнанова Р. М.) ачык дәресләр күрсәтте. 5 сыйныфта рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кучерова Г. П. «Исем» темасына дәрес-аукцион, ә математика укытучысы Смехова С. М. «Математик турнир» дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрде. 7 һәм 9 сыйныф укучылары музей дәресендә «Йөзләрдә чагылган тарих» дигән темага фикер алыштылар (укытучы Хадиев Ф. В). Туган (татар) теле укытучысы Әхмәтҗанова Р. Г. 8 сыйныфта «Хезмәттә — хөрмәт» ачык тәрбия сәгате күрсәтте. 5 сыйныфта технология дәресендә 6 сыйныф укучылары Фәрит Габделнур улы белән бергә «Динамик уенчык ясау» проектын әзерләделәр һәм якладылар. Ә 1 һәм 3 нче сыйныф укучылары Ләйсән Әнәс кызы белән бергә кунакларны кәгазьдән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган открытка ясарга өйрәттеләр.
Семинарда катнашучылар дәресләр турында уңай фикерләр калдырды. Барлык дәресләр методик яктан дөрес итеп төзелгән, һәряктан уйланылган, тирән мәгънәле. Укытучыларның һәм укучыларның да алдан ук зур эзләнү эшләре алып баруы күренеп тора. Дәрес хуҗалары — укучылар! Укытучылар — дирижер! Һәр дәрестә укытучылар заманча информацион технологияләр, интернет челтәрләрен уңышлы файдаланып, татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына басым ясадылар.
Семинар ахырында кунакларга «Без үзебез яшәгән кече Ватаныбыз белән горурланабыз!» исемле әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Мәктәп күләмендә үткәрелгән чарада мәктәп укучылары үзләренең кече ватаннары турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. «Мим» театр студиясе артистлары «Тылсымлы бакча» күренешен күрсәтте. Чарада «Яшьлек» бию ансамбльнең чыгышлары алкышлар белән бәяләнде. Әлбәттә, бу укытучыларның һәм өстәмә белем бирү педагогларының (Фәрхетдинова Л. М., Гайфуллина Р. М.) системалы эш нәтиҗәсе.
Төбәк методик семинарына килгән кунаклар бу чарадан үзләренә файдалы мәгълүмат алып, тәҗрибә туплап, коллективка иҗади уңышлар теләп таралышты.
Зөлфирә Гобәйдуллина,
укыту-буенча директор урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев