Алабуга районы мәктәпләре үзгәрә
Алабуга районында мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү тулы куәткә бара.
Бехтерево мәктәбен һәм 1 нче мәктәпне быел зур үзгәрешләр көтә. Эшләрнең ничек баруы турында безгә подряд оешмасы җитәкчесе Александр Горбунов сөйләде.
Бехтерево мәктәбе: 40 елдан соң төзекләндерү
1986 елда төзелгән Бехтерево мәктәбенә бер тапкыр да капиталь ремонт ясалганы юк. Азык-төлек блогы гына өлешчә яңартылган, әмма бина белән комплекслы рәвештә беркем дә шөгыльләнмәгән. Хәзер биредә бөтен җирдә ремонт эшләре бара.
− Бехтерево мәктәбендә ремонт комплекслы: түбәне һәм фасадны алыштырабыз, инженерлык коммуникацияләрен тулысынча яңартабыз, эчке бизәү эшләрен башкарабыз һәм сыйныфларны өстәмә рәвештә яңа технологик җиһазлар белән тәэмин итәбез, − дип сөйләде Александр Горбунов.
Асылда, мәктәпкә яңа сулыш өрелә. Хәзерге вакытта төзүчеләр демонтаж эшләре алып бара. Эшләрне уку процессы белән бергә алып барырга туры килә, каникулдан соң эчке бизәү эшләренә керешәчәкләр.
1 нче мәктәп яңара
Шулай ук 1986 елда төзелгән 1 нче мәктәп тә капиталь ремонт буенча федераль программага кертелгән. Уку йорты авария хәлендә диярлек иде: бина төзелгәннән бирле түбә яңартылмаган, һәр яңгырдан соң, кар эрегәндә түшәмнән тамган тамчылардан чиләкләр коткара торган булган. Быелдан башлап биредә коры, җылы һәм уңайлы булачак.
Бу мәктәп бинасында түбә һәм су агымы системасын тулысынча алыштыру, ә эчтә − фойе һәм берничә кабинетны тәртипкә китерү планлаштырыла. Әмма иң кызыгы укучыларны яңа уку елында көтә: мәктәптә «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» предметы өчен махсус кабинет барлыкка киләчәк, ә кызлар өчен технология кабинеты тулысынча үзгәрәчәк. Бу класс кына түгел, ә чын иҗади остаханә булачак: анда яңа тегү машиналары, заманча кухня җиһазы һәм ризык әзерләү өчен плитәләр урнаштырылачак.
Мәктәп фойесында түшәмнәр ремонтланачак һәм стеналар яңартылачак.
Эшләрне яңа уку елына тәмамлау планлаштырыла. Мәктәпне ремонтлауга РФ һәм ТР бюджетларыннан 40 миллионга якын акча бирелә.
Хәзер ике мәктәптә дә демонтаж дәвам итә. Балаларга комачауламас һәм куркынычсызлык техникасы максатларында подрядчы оешма түбәләрне ремонтлауга каникул вакытында керешергә планлаштыра.
− Чиста эшләргә каникулдан соң чыгачакбыз, — дип ачыклык кертте Александр Горбунов. — Сроклар буенча барысын да 1 августка төгәлләргә уйлыйбыз.
***
2026 елда ремонт кампаниясе районның башка уку йортларына да кагылачак:
- 10 нчы күппрофильле лицейда капиталь ремонт дәвам итәчәк — анда бүлмәләр яңартып, яңа җиһазлар сатып алыначак.
- 6 нчы мәктәптә өлешчә түбә алыштырыла.
- Яковлево авылы мәктәбендә яңа тәрәзәләр куелачак.
- Поспеловода фасад һәм түбә яңартылачак.
Иң мөһиме, төзүчеләр дә, педагоглар да билгеләп үткәнчә: Алабуга районында балаларга укырга, ә укытучыларга эшләргә уңайлы булсын өчен мәктәпләрне комплекслы рәвештә тәртипкә китерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев