Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Иске Юраш авылында үзешчән театр премьерасы булды

Тамашачыларга Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» исемле моңсу комедиясе тәкъдим ителде.

«Театр — киләчәк өчен файдалы вә өметле бер нәрсәдер». Милләтебезнең якты йолдызы, бөек язучы Габдулла Тукай әйтеп калдырган әлеге сүзләргә бик тирән мәгънә салынган. Чынлыкта да, театр ул — тормыш, яшәеш. 

Уйлап карасаң, режиссер бит үз әсәренең тукымасына вакыйгаларны, рольләрне безнең тормыштан ала. Дөрес яшәү кануннарын, авырлыклардан чыгу юлларын күрсәтә. Тамашачыга үз хаталарын танырга өйрәтә. Димәк, театр халыкны ял иттерү урыны гына түгел, нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, үз язмышыңа үз эчеңнән генә бәя бирү дигәнне дә аңлата. Хәзерге интернет заманында балаларны, яшьләрне гаджетлардан аера, аларга акыл, тормыш тәҗрибәсе бирә.

7 март көнне Иске Юраш авылының мәдәният йортында сәхнәдә куелган Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» исемле моңсу комедиясе моны тагын бер кат дәлилләде.

Әсәр авыл язмышын, туган нигез, гаилә кыйммәтләре, тормышка гашыйк булып яшәү темаларын яктырта. Шулай ук гаделлек, өлкәннәргә ихтирам, аралаша белү осталыклары да тамашачыларга үтемле итеп бирелде. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре киң яктыртылып, күңелләрдә милләт өчен горурлык хисләре уятты.

Авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан башкарылган һәр роль югары дәрәҗәдә булды. Күңелне иң сөендергәне — буыннар чылбырының өзелмәве. Спектакльдә өлкәннәр белән рәттән 9, 13 яшьлек балалар да уйнады. Аларның канәгать йөзләрен һәм горурлануларын күрү күңелләргә әйтеп бетермәслек сөенеч өстәде. Ә татар халкының җырлы-биюле уеннары тамашаны тагын да җанландырып җибәрде. Милләтебез җәүһәрләре тиңсез хәзинә булуына басым ясады.

Һәр роль, һәр хәрәкәт тамашачыларның йөрәкләрен яулап алды. Спектакльнең эчтәлекле, йөрәкләрне айкап алырдай күренешләре һәр кешенең күңелендә искиткеч матур тәэсирләр калдырды. Халык, үзе дә шушы вакыйгалар эченә кереп китеп, тамаша беткәч таралышырга теләмичә, үзешчән артистларга рәхмәт йөзеннән, аягүрә басып, бик озак алкышлады.

Шәхсән үземнән һәм барлык халык исеменнән, һәр елны шундый югары дәрәҗәдәге эчтәлекле спектакль әзерләгәне һәм балаларны һәрвакыт төрле түгәрәкләргә җәлеп итеп, аларга рухи тәрбия биргәне өчен, мәдәният йорты директоры Сираҗетдинова Финәрия Фәнгас кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Һәркемнең үз гаиләсе, үз мәшәкатьләре дигәндәй, ә бер спектакльне әзерләү өчен генә дә күпме вакыт сарыф ителә, репетицияләр ясала. Үз көчләрен, вакытларын кызганмыйча, шушындый авыр заманаларда халыкны ял иттергәннәре һәм рухи азык биргәннәре өчен талантлы Иске Юраш авылы үзешчәннәренә: Сираҗетдинова Финәрия, Шамбазова Раушания, Шабиева Рәсимә, Галимова Әлфия, Басыров Винер, Басырова Лилия, Мөхәммәтҗанова Регина, Мөхәммәтҗанов Хәниф; мәктәп укучылары: Мөхәммәтҗанов Аяз, Мөхәммәтҗанова Камилә, Закирова Латифа, Юнусова Диләрә, Нәбиуллина Иркә, Гайфетдинова Камилә, Валеева Эльзаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның барысына да гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» исемле моңсу комедиясе башка авылларда да уйналыр һәм халыкка рухи көч бирер дигән өметтә калабыз.
Ә спектакльнең эчтәлегендә кызыл җеп булып барган авылларның бетә бару проблемасы шушы тамашаны караган һәр кешедә тирән уйлану уятыр һәм аңардан чыгу юллары табылыр дигән ышанычта калабыз.

Лилия Юнусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев