Алабуга районы Эшкуарлар советы республика конкурсында җиңде
Шулай ук Эшкуарлар советы әгъзалары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Алабуга муниципаль районының Эшкуарлар советы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә эшкуарларның иң яхшы җәмәгать координация советы» VII Республика конкурсында җиңеп чыкты.
Алабуга районы «Муниципаль дәрәҗәдә тотрыклы кадрлар потенциалын формалаштыруга керткән өлеше өчен» номинациясендә җиңү яулады.
Шулай ук Эшкуарлар советы әгъзаларына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Анда конкурсның әлеге номинациясендә актив катнашу һәм җиңү алу ассызыклана.
Алабуга муниципаль районы Эшкуарлар советы рәисе Владислав Пыченков узган елда башкарылган эшкә югары бәя биргәннәре һәм ышанычлары өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес Ассоциациясенә, ТР Икътисад министрлыгына һәм Җәмәгать палатасына рәхмәтен белдерде.
Ул шулай ук Алабуга районы эшкуарларына бергәлек һәм Совет эшендә актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтте. Аерым ассызыклап, Владислав Пыченков Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка эшкуарлар бердәмлегенең башлангычларын һәрвакыт хуплап торганы өчен рәхмәт җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев