Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады

«8 март белән бергә килгән яз тормышыгызга яңа мөмкинлекләр, якты тәэсирләр һәм бәхетле мизгелләр генә алып килсен», — диелә котлауда.

Барлык алабугалы хатын-кызларны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне — матурлык, наз һәм бетмәс-төкәнмәс гүзәллек бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу якты көнне сезгә фидакарь хезмәтегез, безне кайгыртып һәм илһам биреп яшәвегез өчен рәхмәт әйтәсе килә.

Хатын-кызларга һөнәри бурычлар һәм гаилә арасында баланс тотарга туры килгән чорда яшибез. Профессиональ күп бурычлылык режимында эшли белү, бер үк вакытта әни, апа, хатын, хезмәттәш була белү − бу соклану һәм хөрмәт уята.

Сезнең һәр көнегез шатлык, сәламәтлек һәм мәхәббәт белән тулы булсын. Хыялларыгыз чынга ашсын, йөзегездән беркайчан да елмаю китмәсен. Өйләрегездә һәрвакыт ямь, ә йөрәкләрегездә тынычлык һәм гармония хөкем сөрсен.

8 март белән бергә килгән яз тормышыгызга яңа мөмкинлекләр, якты тәэсирләр һәм бәхетле мизгелләр генә алып килсен.

Рөстәм Нуриев, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев