Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга — профессионализм башкаласы: «Алабуга-skills-2026» нәтиҗәләре

11 февраль көнне «Алабуга-skills» V тармак Республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Ярышларда барлыгы 402 кеше катнашты, алар 25 компетенциядә көч сынашты. Быел номинацияләр исемлеге өч яңа юнәлеш белән тулыланды: «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы», «Робот техникасы буенча белгеч» һәм «Финанслар».

Сынау мәйданчыклары Алабуга политехник көллияте, «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге, «ТПК МТЗ-Татарстан» заводы һәм «Прогресс» автомәктәбе базасында урнашты. Катнашучылар токарь һәм фрезер эшендә, эретеп ябыштыруда, автомобильләрне ремонтлауда һәм аларга хезмәт күрсәтүдә, сәнәгать автоматикасында, электромонтаж, шәфкать туташы эшендә һәм башка белгечлекләрдә осталыкларын күрсәтте.

Алабуга районы янә лидер статусын раслады. Конкурсантларыбыз 32 призлы урын яулады. Алабуга районы исәбендә 10 — беренче, 12 — икенче һәм 10 өченче урын.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев призерларны котлады һәм конкурсантларга, оештыручыларга һәм ярышлар дәвамында үзенчәлекле эш атмосферасы һәм чыгышлар өчен шартлар тудырган һәркемгә рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, катнашучылар санының ел саен артуы сөендерә. Район башлыгы аерым рәхмәт сүзләрен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка юллады — нәкъ менә ул баштан ук конкурс уздыру идеясен хуплады.

Шулай ук сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин, Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова, «Алабуга» МИЗ администрацияләү хезмәте җитәкчесе Эльвира Фомина һәм «Соллерс Алабуга» җитештерү буенча директоры Илдар Шәмсиев чыгыш ясады.

Бүләкләү тантанасы матур иҗади номерлар белән чиратлашып барды.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата сертификатлар алдылар: беренче урын өчен — 50 мең сум, икенче урын өчен — 30 мең сум, өченче урын өчен — 20 мең сум.

Түбән Камадан шәфкать туташы Лилия Юлдашева «Шәфкать туташы эше» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды:

− Мин мондый конкурста беренче тапкыр катнашам. Бик җиңел булмады: биредә барысын да алгоритм буенча башкару гына җитми. Экспертлар сораулар бирә, ситуацияне ничек анализлавыңны, никадәр тиз җавап бирүеңне, карарлар кабул итүеңне бәяли. Әмма конкурстан хис-кичерешләр бары тик уңай.

Яр Чаллыдан Петр Ивановның машина йөртү стажы — 45 ел. Конкурста икенче тапкыр катнаша:

— Узган ел D категориясендә өченче урын алдым — автобуста. Ә быел йөк категориясендә беренче булу бәхетенә ирештем. Гомумән, 20 ел инде төрле ярышларда катнашам: шәһәр, бөтенроссия, төбәк ярышларында. Һәм һәрвакыт — беренче вакыттагы кебек, дулкынлану җибәрми. Теләсә кайсы һөнәрдә кыенлыклар бар, вакыт узу белән күнегәсең.

Бишенче ел рәттән Алабуга югары стандартлы һәм һөнәри осталык территориясе статусын раслый. «Алабуга-skills» — моңа дәлил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев