Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга политехника колледжы студентлары утын әзерләргә ярдәм итте

«Яшь Гвардия» активистлары хәйрия акциясе оештырды. Бу ярдәм СВОда катнашучыларның гаиләләренә һәм ветераннарга күрсәтелде.

Алабуга политехника колледжы студентлары утын әзерләү буенча хәйрия акциясе уздырды.

Әлеге башлангычны «Яшь Гвардия» («Молодая Гвардия») җирле бүлекчәсе активистлары тормышка ашырды. Акция махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ ветераннарга булышуны максат итеп куя.

Студентлар остазлары җитәкчелегендә утын әзерләү эшенә кереште. Алар агач кисте, утын ярды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә: яшьләр өчен бу физик хезмәт булудан тыш, бүген аеруча игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә карата хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә булды.

Колледж җитәкчелеге битараф калмаган һәм игелекле эшләрдә катнашырга әзер булган барлык студентларга үз рәхмәтен белдерде. Бу юнәлештәге эш алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев