Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга политехника колледжы студентлары СВОдагы сугышчыларга ярдәм итә

Алабугада урта профессиональ белем бирү йортларында укучыларның волонтёрлык эшчәнлеге дәвам итә.

Алабуга политехника колледжының «Яшь Гвардия» активистлары махсус хәрби операциягә ярдәм итү эшенә кушылды.

«Без бергә» («Мы вместе») гуманитар штабы базасында колледж студентлары маскировка челтәрләре ясау өчен материаллар әзерләргә керештеләр. Бу сеткалар алга таба СВО зонасына җибәреләчәк. Әлеге эшкә шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» («Движение Первых») иреклеләре дә кушылды.

Бу эш сабырлык, игътибар һәм тырышлык таләп итә. Укучылар, уртак җиңүгә һәркемнең керткән өлеше никадәр мөһим булуын аңлап, эшкә җаваплы карыйлар. Яшьләр илебезнең тыныч күген саклаучы хәрбиләргә ярдәм итү өчен бар көчләрен куярга әзер.

«Яшь гвардиячеләр» нең бу эшчәнлеге — битараф калмауның һәм хәрби бурычларын үтәүчеләргә ярдәмгә килергә әзер булуның ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев