Алабуга пляжын ачык дип игълан иттеләр
Алабугада су коену сезоны ачык дип игълан ителде: җирле пляж уңай санитар-эпидемиологик нәтиҗә алды.
Территориядә 15ләп эшмәкәр эшли: сувенир продукциясе, туңдырма, катамараннар һәм шезлонглар прокаты, кафе, мунчалар. Биредә һәр көнне җыештыру эшләре бара. Пляжда коткаручылар һәм медицина хезмәте кизү торачак.
Елга төбен водолазлар карап чыккан. Комның һәм яр буе полосасының чисталыгына санитар-эпидемиологик нәтиҗә алынган.
Алабугалылар өчен мөһим мәгълүмат: пляж 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Кичке сигездән соң автомобильләр өчен юл шлагбаум белән ябыла. Йөреп кайтырга теләүчеләр машинасын автостоянкада калдырып, территориягә җәяү уза алачак. Тәртипне сак хезмәткәрләре тәэмин итә.
Мондый карар очраклы гына кабул ителмәгән: яшьләр төнге ял итү өчен бу урынны яратып өлгергәннәр — биредә җирле халыкның тынычлыгына комачаулап, иртәнгә кадәр көчле музыка уйнаган.
Узган елдагы кебек үк пляж территориясендә «Лето вместе» проекты кысаларында чаралар планлаштырылган: кино күрсәтүләр, иртәнге зарядка, мастер-класслар, концертлар.
Җәй чараларга бай булырга охшап тора!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев