Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе Җиңү белән котлый

Кадерле ветераннар, хөрмәтле укучыларыбыз!

9 Май — ничә дистә еллар узуга карамастан, әһәмиятен югалтмый торган көн. Бөек Ватан сугышы бездән ераклашкан саен, без Җиңүнең никадәр кыйммәткә төшкәнен, тынычлык һәм азатлык өчен корбан ителгән гомерләрнең бәясен ачыграк аңлый барабыз.

Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш еллары балалары — сезнең алда баш иябез. Җиңүне тылда һәм алгы сызыкта яулаган һәркемгә, сугыштан соң илне аякка бастыручыларга чиксез рәхмәтлебез.

Бүгенге көндә Ватан сагына баскан һәркем алдында баш иябез. Сезгә тынычлык, сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын, озын, тыныч гомер телибез.

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев