«Алабуга нуры» газетасына ташлама белән язылырга була
1-11 июнь көннәрендә Алабуга халкы «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына түбәнрәк бәядән языла ала. Акция почта бүлекчәләрендә гамәлдә булачак.
Бу көннәрдә махсус акция — Язылу декадасы уза. Әлеге чорда Алабуга шәһәре һәм районы халкы район газеталарына аеруча отышлы шартларда язылу мөмкинлегенә ия.
Язылу бәяләре:
- «Новая Кама» газетасы — 880 сум;
- «Алабуга нуры» газетасы — 864 сум.
Акция барлык почта бүлекчәләрендә 11 июньгә кадәр (шул көнне дә кертеп) дәвам итәчәк.
Язылу декадасы — яраткан басмагызга алдан язылып кую һәм Алабуга районының төп яңалыкларыннан һәрвакыт хәбәрдар булып бару өчен менә дигән мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев